Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның кызлар гимназиясендә Туган тел көнен билгеләп үттеләр

Фатиха Аитова исемендәге 12нче гимназиядә Туган тел көне уңаеннан ел саен үткәрелә торган «Халыклар дуслыгы» фестивале узды.
«Казанның 12нче гимназиясендә төрле милләт балалары белем ала. Күпчелеге татарлар, әмма азәрбайҗаннар һәм белоруслар да бар, чечен һәм кыргыз диаспоралары вәкилләре дә укыган. Мәктәп директоры Зөммәрәт Нәгыймова сүзләренчә, кешеләр балаларын шушы уку йортына бирү өчен генә дә Мәскәүдән һәм башка төбәкләрдән Казанга күчеп килә. Шул ук вакытта укыту, нигездә, татар телендә алып барыла, бары тик югары сыйныфларда гына математика һәм физика кебек фәннәр рус телендә укытыла», – дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Җәмил Сәлимгәрәев.
«Безнең мәктәптә төрле милләт балалары белем ала һәм фестивальнең төп максаты – һәр халыкның ничек яшәвен күрсәтү. Без барыбыз да бертөрле булсак та, традицияләребез төрле», - дип сөйләде «Татар-информ» агентлыгына тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ләйлә Гайфуллина.
Фестиваль 2017 елдан бирле үткәрелә. Анда һәр укучы катнаша (чыгарылыш сыйныфлар һәм беренче сыйныф укучыларыннан тыш). Быел 15 сыйныф-команда катнаша. «Әгәр сыйныфта 20 бала булса, аларның барысы да бу фестивальгә җәлеп ителәчәк: сәхнәдә чыгыш ясаячаклар яки ризык әзерләячәкләр», - дип өстәде Ләйлә Гайфуллина.
«Халыклар дуслыгы» фестивале – гимназиянең эчке чарасы. Жюрида – укытучылар һәм уку-укыту бүлеге мөдирләре. Җиңүчеләргә дипломнар һәм грамоталар тапшырыла.
Гимназия 1993 елда Вахитов районында ачыла. 2011 елда мәгариф учреждениесе Мәскәү районындагы яңа бинага күчә. 2011 елда гимназиягә 1897 елда Казанда кызлар өчен беренче гимназия ачкан татар меценаты Фатиха Аитова исеме бирелә. Гимназиядә Аитова музее һәм остаханә эшли. «Безнең уку йортын «ике канатлы гимназия» дип атыйлар. Беренче канат – Туфан Миңнуллин, икенчесе – Фатиха Аитова», - дип сөйләде Зөммәрәт Нәгыймова.
12нче гимназия өчен Туфан Миңнуллинның шәхесе зур әһәмияткә ия, быел аның тууына 90 ел тула. Биредә драматургка багышланган музей да урнашкан. Узган елның мартыннан Туфан Миңнуллин фәнни-гамәли конференциясе үткәрелә.
Гимназия шулай ук иң актив укучыларына ай саен 1 мең сум премия бирә, ә «соңгы кыңгырау»да иң яхшы чыгарылыш сыйныф укучыларына Туфан Миңнуллинның көмеш беләзеге тапшырыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз