Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның күпкатлы йортларының берсендә хатын-кыз сөрем газы белән агуланган
Казанның Мусин урамындагы йортларның берсендә хатын-кыз сөрем газы белән агуланган.
«Татар-информ»га Татарстан торак инспекциясе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, 49 яшьлек хатын-кыз хастаханәдә. Хәзерге вакытта аның хәлен канәгатьләндерерлек дип бәялиләр.
Авария хезмәте эшчеләре тулысынча газүткәргечне сүндергән һәм газ плитәләрен һәм колонкаларны караганнан соң гына газ белән тәэмин итү системасын яңадан эшләтеп җибәргән.
Инспекция вакыйганың шартларын ачыклый, шулай ук идарәче компаниянең һәм газ хезмәтенең йөкләмәләре тиешенчә үтәлүен тикшерә.
«Татар-информ» бүген шулай ук Әлмәт районында хатын-кыз һәм аның яңа туган баласы сөрем газы белән агуланып хастаханәгә эләккән, дип хәбәр итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз