Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның «Крылья советов» паркында сугышта һәлак булган журналистлар аллеясы утыртылды
Казанның «Крылья советов» паркында Себер кедр агачы аллеясы утыртылды. Үсентеләр «Бөек Җиңү кедрлары» проектының «Хәтер бакчасы» акциясе кысаларында сугышта һәлак булган журналистларны искә алу максатыннан утыртылды.
Паркта кедр агачларын утыртуда Авиатөзелеш районы халкы, мәктәп укучылары, студентлар, «Яшь армия» әгъзалары һәм очраклы үтеп баручылар катнашты. Алар өчен оештыручылар иҗади номерлар әзерләгән иде. Кайбер активистларга һәм вазифаи затларга рәхмәт хатлары тапшырылды. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары башлыгы Ренат Шәмсетдинов, Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев, ТР Дәүләт Советы депутаты, «ТНВ» генераль директоры Илшат Әминов, шулай ук махсус операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары акциянең мактаулы кунаклары булды.
Парктагы «Ракушка» сәхнәсе янында яшь армиячеләр барлыгы 20 агач утырткан. Алар бирегә Казан питомнигыннан китерелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз