Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның «Крылья Советов» паркында Россия көненә багышланган бәйрәм концерты узачак
Иртәгә, 11 июньдә, «Крылья Советов» паркында Россия көненә багышланган бәйрәм программасы узачак. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Бәйрәм традицион рәвештә яшь гражданнарга паспортлар тапшыру тантанасы белән башланып китәчәк. Мәйданчыкта кунакларны иҗат коллективларының чыгышлары, балалар өчен мастер-класслар һәм төрле активлыклар көтә. Шулай ук Казан халкы өчен фотозона да оештырылачак, дип хәбәр итә Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе.
Программа 17:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз