news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Кремль яр буенда «Яңа дулкын» арт-объекты барлыкка киләчәк

Казанның Кремль яр буенда «Яңа дулкын» арт-объектын урнаштырачаклар. Бу хакта бүген 1нче номерлы музыка мәктәбе мәйданчыгында объектны презентацияләгәндә Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева.

Фото: © Надежда Гордеева, «Татар-информ»

«Арт-объект Казансу елгасы яр буенда, Кремльдән ике адым ераклыкта, Кремль яр буенда барлыкка киләчәк», - диде шәһәр башлыгы.

Метшин әйтүенчә, арт-объект «Казанда мәдәнияттә һәм спортта яңа йолдызлар кабынуы» символы булачак. «Бу безнең өчен зур дәрәҗә», – дип ассызыклады ул.

Фото: © Надежда Гордеева, «Татар-информ»

12 августта Казанда «Яңа дулкын 2025» бәйгесенең истәлекле барельефын әвәләп ясау тантанасы булды. Чарада быелгы конкурсның барлык финалистлары катнашты.

Әлеге акция – «Яңа дулкын» конкурсының традицияләренең берсе. Беренче тапкыр ул 2010 елда «Чаша мира» халыкара оешмасы, мәртәбәле кунаклар һәм катнашучы илләрнең илчеләре катнашында уздырылды.

Фото: © Надежда Гордеева, «Татар-информ»

Барельефның элементларын ясаганда конкурсантларны Россия Рәссамнар берлегенең Татарстандагы әгъзасы, Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы педагогы, сынчы Зөлфия Мөхәммәдьянова илһамландырган.

«Яңа дулкын 2025» халыкара яшь башкаручылар конкурсы беренче тапкыр Казанда уза. Ул 21 августта башланды һәм бүген, 26 августта, тәмамланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot