news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Кремль яр буенда «Җиңү кайтавазы» фестивале узачак

Казанда Кремль яр буенда ел саен «Җиңү кайтавазы» фестивале уза. Шәһәр халкы һәм кунаклары төрле акцияләргә, интеллектуаль турнирга, әдәби-музыкаль кичәгә һәм башка чараларга бара ала. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

6 майда 19:00 сәгатьтә «Шәм кабыз» акциясе узачак. Анда катнашучылар совет солдатларының батырлыгы истәлегенә яр буендагы пирска шәмнәр куя алачак.

7 майда 13:00 сәгатьтә воркаут өчен мәйданчыкта шашка һәм шахмат буенча турнир ачыла. Анда катнашырга теләүчеләр сылтама буенча теркәлергә тиеш.

Шул ук көнне 18:00 сәгатьтә «Сугыш белән яндырылган җырлар» әдәби-музыкаль кичәсе башлана, анда хәрби тематикадагы җырлар һәм шигырьләр яңгыраячак, вокал студияләре тәрбияләнүчеләре, шәһәр мәктәпләре һәм лицейлары укучылары чыгыш ясаячак.

8 майда 18:00 сәгатьтә һәм 9 майда 16:00 сәгатьтә бәйрәм концертлары узачак. Барлык чараларга да керү ирекле, дип хәбәр итә оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100