news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «КОС-Синтез» командасы су полосы буенча Россия Кубогына ия булды

Казанның «КОС-Синтез» командасы су полосы буенча Россия Кубогына ия булды
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Казанның «КОС-Синтез» командасы Әстерханда узган су полосы буенча Россия Кубогы финал ярышында җирле «Динамо-СШОР» командасын 11:6 исәбе белән җиңде.

Ярымфиналда Казан ватерполчылары Мәскәүнең «Восток» уенчыларын 17:10 исәбе белән җиңде. «Динамо-СШОР» Волгоградның «Спартак» командасын 14:12 исәбе белән җиңүгә иреште.

Ир-ат командалары арасында су полосы буенча Россия Кубогы Әстерханда 11-13 июнь көннәрендә узды.

«КОС-Синтез» ватерпол командасы инде өченче тапкыр рәттән Россия Кубогына ия булды. Үз тарихында Татарстан командасы әлеге трофейны җиде тапкыр яулады.

Видео: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте

news_right_1
news_right_2
news_bot