news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Кол Гали урамында юл-транспорт һәлакәте аркасында хәрәкәт туктатылган

Кол Гали урамындагы юл-транспорт һәлакәте турында «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте. Аларның сүзләренә караганда, ул Акчарлак бассейны каршында булган. Юлда хәрәкәт тулысынча туктатылган.

Яндекс.Карты сервисы мәгълүматлары буенча, юл-транспорт һәлакәте урынында көчле бөке күзәтелә.

«Татар-информ»га Казан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, зыян күрүчеләр булмаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot