news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Киров районында төзелеш мәйданында янгын чыккан

Кичә кичке сәгать уннар тирәсендә ашыгыч хезмәтләрнең бердәм 112 номерына Светлая урамындагы 28 нче йорт янындагы төзелеш мәйданчыгында янгын турында хәбәр килә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Янгынны сүндерүдә 2 берәмлек янгын сүндерү техникасы җәлеп ителгән. Зыян күрүчеләр юк.

Агентлыкка билгеле булганча, 1600 мм диаметрлы торба эчендә пластик детальләр янган.

news_right_1
news_right_2
news_bot