Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Кариев театры гастрольләр белән Мәскәүгә бара

Мәскәүнең «Москонцерт Холл» сәхнәсендә Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры ике спектакль тәкъдим итәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендә Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
9 октябрьдә «Йосыф» кыйссасы куела. Спектакль нигезендә Болгар дәүләтенең урта гасыр (XIII гасыр) күренекле шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы, шулай ук 111 аятьтән торган Коръәннең Йосыф пәйгамбәр тормышы турында сөйләүче 12 нче сүрәсе ята.
10 октябрьдә — Гаяз Исхакый хикәясе буенча «Сөннәтче бабай» драмасы премьерасы. Гаяз Исхакый үзенең әсәрләрендә гади кешеләр турында яза. Сөннәтче бабай да шундый: ул — гади авыл бабасы, үз эшен бик ярата һәм үз халкы өчен җанын бирергә әзер. Һәм үз мәхәббәте белән яшь буынның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияли.
Спектакльләр татар телендә бара, рус теленә синхрон тәрҗемә ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз