news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Кабан күлендәге фонтанны алмаштырачаклар

Казанның Кабан күлендәге фонтанны алмаштырачаклар
"Татар-информ" архивы

Казанның Түбән Кабан күлендәге йөзмә музыкаль фонтанны якын көннәрдә утильгә озатачаклар. Шәһәр хакимияте аны яңасына алыштырырга карар кылган – 15 еллык фонтан ремонтларлык хәлдә түгел.

Фонтан инде күптән «тузган» һәм көннән-көн начар эшли: бүгенге көндә 19 насос, шул исәптән үзәк су агымын көйли торган ике насос сафтан чыккан. Шулай ук барлык яктырткычлар да эшләми.

«Хәзерге вакытта яңа фонтан урнаштыру мәсьәләсе карала, финанслау чыганагы билгеләнә», - дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Казан шәһәре Башкарма комитетының тышкы төзекләндерү комитеты матбугат хезмәтеннән.

Бу җәйдә фонтанның эшен мөмкин кадәр көйләргә тырышканнар. Аның элементлары әледән-әле сафтан чыккан. Әйтик, бер көнне прибор тактасы су белән тулган, шуннан соң насосларның бер өлешен ычкындырганнар. Төзәткәнчегә кадәр дип планлаштырылса да, хәзер инде фонтанга ремонт кына ярдәм итмәячәге аңлашыла.

Шунысын да искәртик: фонтан 2007 елда төзелгән. Аңа 26 насос, 18 сиптергеч һәм 42 яктырткыч куелган. Яхшы эшләгәндә гомуми егәрлеге 342 киловатт тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot