news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Кабан арты мәчетен Малайзиядә халыкара күргәзмәдә күрсәттеләр

Казанның Кабан арты мәчетен Малайзиядә халыкара күргәзмәдә күрсәттеләр
Фото: dumrt.ru

Казанның Кабан арты мәчете имамнары Хөсәен хәзрәт Зөфәров һәм Илдар хәзрәт Гарипов Куала-Лумпурда Малайзия халыкара ислам университетында узган LARAS – 26th Architectural Heritage Studies Exhibition Халыкара архитектура күргәзмәсендә катнашты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күргәзмәдә Россиянең ислам архитектурасы һәм рухи мирасы үрнәге буларак, Кабан арты мәчете тәкъдим ителде.

Күргәзмәдә Малайзия һәм Россия вәкилләре, архитектура өлкәсендәге галимнәр һәм экспертлар катнашты.

Рәсми тантана кысаларында Казан имамнары шулай ук Король Галиҗәнапләре Тенгку Ампуан Паханг белән очрашты. Әңгәмә вакытында хәзрәтләр аны Татарстанга чакырды, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot