Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Иске Татар бистәсендә Мөхәммәд Пәйгамбәрнең тууын билгеләп үттеләр
Бүген Казанның Иске Татар бистәсендә Мәрҗани мәчете янында Мөхәммәд пәйгамбәрнең с.г.в. тууына багышланган гомумшәһәр Мәүлид ән-Нәби бәйрәме узды. Тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Халыкта Мәүлид дип йөртелә торган мөбарәк Рабигыль-әүвәл ае 2026 елның 13 августында кояш баю белән башланды һәм 11 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу ислам календаре буенча иң әһәмиятле айларның берсе, ул Аллаһның соңгы Илчесе Мөхәммәд тууы белән олыланган. Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында билгеләп үтү кабул ителгән.
Марат Әхмәтов казанлыларны һәм шәһәр кунакларын республика җитәкчелеге исеменнән Мәүлид ән-Нәби бәйрәме белән котлады. «Монда милләтебез бердәмлеге рухы хөкем сөрә. Бүген мин сезнең йөзләрегездә яктылык күрәм, - диде Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы. - Ышаныч белән әйтә алам, - без үз юлыбызда, Пәйгамбәребез васыять иткәнчә, Коръән кануннары буенча яшәргә тырышабыз. Бу безгә дөрес максатлар куярга, бер-беребезгә мөнәсәбәтне үзгәртергә ярдәм итә. Һәм без мондый яхшы үзгәрешләрнең чагылышын республикабыз үсешендә күрәбез».
«Аллаһы Тәгаләнең иң зур игелеге - безгә Пәйгамбәр иңдерүе. Пәйгамбәребез Хәсән һәм Хөсәен атлы оныклары тугач икешәр бәрән корбан итә. Шулай итеп, безнең тормышта бала тугач бу терлекләрне корбан итү традициясе барлыкка килә. Һәм мондый традицияләр күп. Бер язмада «Пәйгамбәр юлына охшамаган очракта, сезнең юлыгыз дөрес булмаячак» дип әйтелә. Барыгызның да аңа якынлашуыгызны телим», - дип мөрәҗәгать итте бәйрәм кунакларына Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Мәүлид кунаклары өчен бай эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Сәхнәдә театр коллективлары чыгыш ясады һәм хәзрәтләр вәгазь сөйләделәр. Шулай ук Мәүлид мәйданчыкларында хәләл продукция ярминкәсе дә оештырылган иде. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы аз керемле, күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдән булган 150 укучыга портфельләр тапшырды.
Бәйрәм ахырында мөселманнар арасында хаҗга һәм гомрәгә бару өчен ике юллама уйнатылды.
Мәүлед ән — Нәби былтыр Казанда беренче мәртәбә бәйрәм ителде, моңа кадәр тантана Болгарда уза иде. Ул вакытта бәйрәм һиҗри мөселман ел санавы буенча Аллаһ илчесенең 1500 еллыгына багышланган иде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз