news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Иске Татар бистәсендә «Каз өмәсе» турында: Бу бәйрәм икенче Сабан туе кебек

Казанның Иске Татар бистәсендә «Каз өмәсе» турында: Бу бәйрәм икенче Сабан туе кебек
Фото: © "Татар-информ", Рамил Гали

Бүген Казанда Кабан күле буенда урнашкан Иске Татар бистәсендә кышка керер алдыннан үткәрелә торган милли йолаларыбызның берсе – «Каз өмәсе» бәйрәме булды. Татарстанның атказанган артисты Энҗе Камалиева әлеге бәйрәмне Сабан туе белән чагыштырды.

«Каз өмәсе» – элек-электән, әби-бабаларыбыздан килә торган йола. Каз мамыгыннан мендәрләр тутырганнар, яшь кызларга һәм егетләргә парлы мендәр, ә бәби тугач берәр каз мендәре бүләк иткәннәр. Безнең халкыбыз бик кунакчыл! «Каз өмәсе» дә бергә җыелышып, бәлешләр, коймаклар пешереп, уеннар уйнап, яшьләр кавышып үтә торган бәйрәм. Ул һичшиксез дәвам итәчәк, чөнки бүгенге бәйрәмдә дә яшьләр бик күп иде. «Каз өмәсе» – ул икенче Сабан туе кебек, ләкин аның аермасы биредә казлар эшкәртүдә һәм бәлеш-коймаклар пешерүдә», – ди Энҗе Камалиева.

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары шәһәр халкы һәм кунаклары өчен музыкаль-театральләштерелгән тамаша һәм кышка казлар әзерләүнең милли йоласын күрсәтте.

Бәйрәмгә Казахстаннан килеп Казан федераль университетының магистратура бүлегендә укучы студентлар да килгән иде. Алар әйтүенчә, йола бик кызык һәм үзенчәлекле, ә Казахстанда «Каз өмәсенә» охшаган бәйрәм оештырылмый.

Тамаша барышында казларны чистарту һәм Кабан күле буена төшеп юу күрсәтелде, халык та җыр-бию, такмаклар әйтешкә, уенга җәлеп ителде. Соңыннан барлык кунаклар кайнар чәй белән мичтә пешкән коймактан авыз итте.

«Бу йола үзебезнең милләтне, татарны, гореф-гадәтләребезне һәм телебезне саклап калуда бик мөһим урын алып тора. «Каз өмәсе» – татулыкны, милләттәшләребезнең бер-берсенә карата булган йомшак мәнәсәбәтен, барлыкны, байлыкны күрсәтеп торучы билге. Бездә дә шул йолаларның кайбер төрләре саклана, ләкин үзгәрешләр бар. Мәсәлән, су буена төшеп каз юу юк, әмма ишек төбендә көз көне казларыбыз каңгылдап торалар», – диде Оренбург өлкәсенең Чишмә авылыннан килгән Бибинур Аптекеева.

«Каз өмәсе – теләсә кайсы татар авылы тормышындагы мөһим вакыйга, ул тамырлары белән үткәнгә барып тоташа. Традиция буенча, көз ахырында, гадәттә, беренче боз катламы барлыкка килү белән, татар авылларында яшәүчеләр казларны эшкәртә, каурыйларын һәм мамыгын бергәләшеп чистарталар. Каз кешеләр тарафыннан кулга ияләштерелгән кошларның беренчесе дип санала», дип хәбәр итә оештыручылар бәйрәм анонсында.

Фоторепортаж: Рамил Гали
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100