Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның «Җиңү» торак комплексында торба өзелгән, парковкадагы машиналарга кайнар су ага
Казанның «Җиңү» торак комплексында кайнар су торбасы өзелгән. Шаһитлар социаль челтәрләрдә видеолар урнаштыра. Кадрлардан күренгәнчә, парковкадагы машиналарга кайнар су ага.
Торба өзелгән урында пар күтәрелгән һәм якында торган автомобильләргә кайнар су ага башлаган. Видеодан күренгәнчә, машиналарның берсенә аеруча нык зыян килгән – җир астыннан чыккан кайнар су туп-туры машинага бәрә.
Бу соңгы тәүлектә торбаүткәргечтә булган беренче генә авария түгел.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз