news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Җиңү паркында яшь армиячеләр парады узды

«Сезнең яшьтәге балалар, үсмерләр Җиңүгә ирешү өчен зур өлеш керткән. Алар көчле, батыр, тырыш булган, туган илне яраткан. Сез дә шундый дип өметләнәбез», - ди Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов.

Казанның Җиңү паркында яшь армиячеләр парады узды

Казанның Җиңү паркында мәктәп балаларының Җиңү көненә багышланган парады узды.

Парадта катнашучыларны Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесе Ирек Ризванов сәламләде.

"Бөек Ватан сугышы кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Ир-атлар фронтка киткән, хатын-кызлар тылда калган. Сезнең яшьтәге балалар, үсмерләр Җиңүгә ирешү өчен зур өлеш керткән. Алар көчле, батыр, тырыш булган, туган илне яраткан. Сез дә шундый дип өметләнәбез", - диде ул.

Мәгариф идарәсе җитәкчесе балаларның сугыш ветераннарын күрә алган соңгы буын булуын әйтте.

"Сез - ветераннарның үзләренә рәхмәт әйтә ала торган соңгы буын. Ул мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз", - дип мөрәҗәгать итте ул укучыларга.

Мәктәп укучылары строй адымы белән мәйданнан җырлап узды.

news_right_1
news_right_2
news_bot