news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Җиңү паркында «Мәңгегә бергә» дигән митинг-концерт узды

Бүген Казанның Җиңү паркында «Мәңгегә бергә» дигән патриотик акция узды. Чарада 4,5 меңгә якын кеше булды, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Мәдәният идарәсе.

Акция Донецк һәм Луганск халык республикаларының, Херсон һәм Запорожье өлкәләренең Россия Федерациясе составына керүе турындагы референдумнар нәтиҗәләрен хуплап үткәрелде.

Шәһәр халкы алдында артистлар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясады, алар арасында Рөстәм Насыйбуллин, Әмир Әхмәдишин, Эльвира Хәйруллина, «Версия» дуэты һ.б. бар иде.

Җиңү паркында Совет офицерлары берлеге, Яшь гвардия, Россия сәяси партияләре, төрле иҗтимагый оешмалар вәкилләре җыелды.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot