news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Җиңү Паркында экскурсия узачак

Җиңү паркында «Казанның батырлык символлары һәм тере тарихы» экскурсиясе узачак, дип хәбәр иттеләр Парклар һәм скверлар дирекциясендә.

Экскурсияче Ольга Косова кунакларга хәрби техника күргәзмәсе турында сөйләячәк, Җиңү Байрагы тарихы белән таныштырачак, Казанда яшәгән сугыш геройлары тарихлары белән уртаклашачак, шулай ук Татарстан Республикасы башкаласының ни өчен «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исемен йөртүен аңлатачак.

Кунакларны «Җиңү стелласы» һәйкәле янында 10:00 сәгатьтә көтәчәкләр. Катнашу өчен алдан теркәлү таләп ителә.

Чара «Татарстанда җәй» проекты кысаларында оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot