news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Җиңү паркында балалар тынлы оркестры фестивале унбишенче тапкыр узды

Монда чыгыш ясауга балалар зур җаваплылык белән карый, ди укытучылары.

Казанның Җиңү паркында балалар тынлы оркестры фестивале унбишенче тапкыр узды
Гөлүзә Ибраһимова

Казанның Җиңү паркында балалар тынлы оркестры фестивале булды. Чара быел унбишенче тапкыр узды.

Фестивальдә Казанның 13нче музыка мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

"Балалар сентябрь аеннан ук фестивальгә әзерләнә башлый. Ата-аналар да барысын да алдан белеп тора, балаларны алып китмиләр. Бу мәйдан мәктәпне тәмамлаган укучыларыбыз белән очрашу урыны да булып тора, алар безнең монда булуыбызны белә", - дип сөйләде мәктәп директоры урынбасары Венера Герасимова.

Аның сүзләренчә, беренче ике елда фестиваль мәктәптә үткәрелгән. 

"Монда чыгыш ясауга балалар зур җаваплылык белән карый. Бу программага без барысын да сайлап алмыйбыз, балалар монда эләгү өчен тырыша", - диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot