news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Инеш» ансамбле Удмуртиядә узган «Быг-быг» фин-угыр фестивалендә бүләкләнгән

Казанның «Инеш» ансамбле Удмуртиянең Шаркан районы Иске Быг авылында узган «Быг-быг» VIII Халыкара фин-угыр кухнясы фестивалендә диплом белән бүләкләнгән. Бу хакта «Татар-информ»га ансамбльнең оештыручысы, продюсер Җәүдәт Гыйльманов хәбәр итте.

«Бик яхшы чыгыш ясадык. Татар халык җырларын поп стилендә башкардык. Безгә мәдәният министры һәм милли сәясәт министрлары имзалаган диплом бирделәр. Безне икенче елга да чакырып калдылар», - диде Җәүдәт Гыйльманов.

Ансамбль татарча чыгыш ясаган, җырчылар – Ләйсән Минсафина, Ленур Алимов, Наилә Славина татар милләтеннән.

Барлык музыкантлар да диярлек рус милләтеннән. «Денис Киселев, Виктор Рязанов, Игорь Окунев, Валерий Мартынов – бөтен гомерләре буенча русча уйнаганнар. Мин аларны котырттым да, хәзер алар татарча чыгыш ясый», – диде Җәүдәт Гыйльманов.

Удмуртиягә баруны продюссер үз кесәсеннән финанслаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot