news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның икенче балалар дәваханәсендә намаз бүлмәсе ачылды

Казанның икенче балалар дәваханәсендә намаз бүлмәсе ачылды
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бүген Казан шәһәренең 2нче балалар шәһәр дәваханәсендә намаз бүлмәсе ачу тантанасы узды. Намаз бүлмәсе ата-аналар, балалар һәм дәваханә хезмәткәрләре өчен зур бүләк булды. Ул өченче катта урнашкан, 6-7 кешегә исәпләнгән, аның гомуми мәйданы 15 квадрат метр. Монда намаз уку өчен барлык шартлар тудырылган. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге чарада күпләгән дәрәҗәле кунаклар катнашты, алар арасында Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Фәрид Габделганиев, Татарстан Республикасы Рәисе Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Альберт Дирзизов, ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев, РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе президенты, Казанның «Әбүгалисина» мәчете имам-хатыйбы Айдар Шаһимәрданов, Казанның 2нче балалар шәһәр дәваханәсе баш табибы Марат Мәҗитов, Республика балалар клиник хастаханәсе баш табибы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Айрат Зиатдинов һәм башкалар бар иде.

Җитәкчеләр намаз бүлмәсен ачу тантанасында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Мөфти Камил хәзрәт гыйбадәт кылу урынын оештыручыларга рәхмәт белдерде. Камил хәзрәт ассызыклаганча, гыйбадәт бүлмәсен булдыруда катнашкан һәркем өчен әҗер-савап килү шул бүлмәдән файдаланучылар һәм намаз укучылар булганчы дәвам итәчәк.

ТР Сәламәтлек саклау министры урынбасары – Казан шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Илназ Әхмәдиев сүзләренчә, намаз бүлмәләре булдыру сәламәтлек саклау учреждениеләре өчен күркәм гадәткә әверелде дип белдерде. «Ата-аналар Аллаһы Тәгалә баланы сәламәтләндергән өчен рәхмәт укырга, шөкер кылырга һәм ярдәм сорап, ялварып дога кылырга килергә мөмкин», – диде ул.

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Рәисе ярдәмчесе Фәрид Габделганиев шулай ук намаз уку бүлмәләре ачуның бик мөһим булуын билгеләп үтте. «Без бала борчуы килеп чыгуны һәр кеше өчен иң авыры булуын аңлыйбыз. Мондый авыр вакытта Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйсы килә. Хәзер Раббыбызга ялварып дога кылырга урын бар», – диде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot