Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның ике районында балтырган белән көрәшү өчен 800 мең сумнан артык акча бүлеп бирелә
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары территориясендә Сосновский балтырганы белән көрәшү өчен 810 мең сумнан артык акча кирәк, дип бәяләгәннәр. Бу хакта мәгълүмат дәүләт сатып алулары сайтындагы тендер материалларында күрсәтелгән, дип яза «Татар-информ» хәбәрчесе Динара Прокопьева.
Подрядчыдан балтырганны утильләштерү, чабу (кисү, казып алу) юлы белән территорияне чистарту һәм гербицидлар белән эшкәртү сорала. Сосновский балтырганы үскән территорияләрне чистарту механик һәм катнаш (механик һәм химик) ысуллар белән башкарыла. Эшләр махсус киемдә һәм су үткәрми торган костюм, резин итекләр, перчаткалар, саклагыч күзлек, респиратор яки битлек кебек шәхси саклану чараларын кулланып башкарылырга тиеш.
Агулы чүп үләне белән көрәшнең төп бурычлары – халык арасында травматизмны киметү, шулай ук җир участокларын комплекслы эшкәртү юлы белән җирләрнең сыйфатын яхшырту. Эшләрне башкару вакыты – контракт имзаланган көннән алып быелның октябрь уртасына кадәр.
- Сосновский балтырганы кеше сәламәтлеге өчен зарарлы үсемлек. Үсемлекнең суы кеше тәненә эләккәннән соң берничә сәгатьтән тән тиресе кызара һәм кыза башлый, тире өслегендә кабарчыклар барлыкка килә. Бу очракта пешкән урынны сабын һәм су белән юарга, антисептик белән эшкәртергә, аннары табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Балтырган таралган урыннарда профилактика өчен калын кием һәм күзлек кию зарур.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз