news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның ике чиктәш урамына Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләм исемен бирү тәкъдиме кертелде

Мөдәррис Әгъләм белән Зөлфәт 2006-2007 елларда икесе дә 60 яшендә вафат булдылар.

Казанның ике чиктәш урамына Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләм исемен бирү тәкъдиме кертелде
Салават Камалетдинов

Күренекле шагыйрь Зөлфәтнең кызы Кадрия Хәлилова татар шагыйрьләре Зөлфәт һәм Мөдәррис Әгъләмнең исемнәрен мәңгеләштерү өчен тәкъдим кертте.

«Чорыбызның ике зур шагыйре – Зөлфәт белән Мөдәррис Әгъләмнең исемен мәңгеләштерү юнәлешендә тагын бер хыялыбыз бар. Казан шәһәренең ике чиктәш урамына Мөдәррис Әгъләм белән Зөлфәт исемнәрен бирү бик урынлы һәм дөрес булыр иде», – диде ул шагыйрь Зөлфәт яшәгән йорт диварына истәлек тактасын ачу тантанасында.

  • Кичә Казан шәһәренең Татарстан урамындагы 7 нче йорт диварында алтынчы истәлек тактасы ачылды. Шул ук көнне Камал театры сәхнәсендә шагыйрьнең тууына 75 еллыгы уңаеннан әдәби-музыкаль кичә үтте.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100