news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Идел буе суды улын кайчы белән суеп үтергән ананы Тикшерү изоляторына озаткан

Казанның Идел буе суды Анастасия Антонованы ике айга кулга алды. Аны биш яшьлек баланы кайчы белән суеп үтерүдә гаеплиләр.

Анастасия Антонова турында судта аз билгеле булды. Кыз Казанда туып-үскән, популяр фастфуд ресторанында эшли. Аның тәрбиясендә биш яшьлек улы була.

Судта ул үз йөзен яшерде, журналистлар белән аралашудан баш тартты һәм процессны ябуны таләп итте. Әмма суд аңа бу тәкъдимне кире какты.

«Бала кечкенә иде, ә кемдер мәгълүматны интернетка чыгарды. Журналистларны чыгарып һәм процессны ябык итәргә мөмкинме? Суд составына, мөгаен, ышанамдыр, белмим, шулай булсын», - диде ул.

Гаепләнүченең шәхесен ачыклаганнан соң, сүзне тикшерүчегә бирделәр.

«4 апрельдә Антонова Фучик урамындагы фатирында үзенең биш яшьлек улына якынча 20 кадау-кисү җәрәхәте ясаган. Гаебен ул өлешчә таныды. Ул аеруча авыр җинаятьтә гаепләнә, аның буенча җәза гомерлеккә ирегенннә мәхрүм итүгә кадәр булырга мөмкин. Антонова шаһитларга яный яки качып китә ала, шуңа бәйле рәвештә аны сак астына алуыгызны сорыйм», - диде судка тикшерүче.

Шуннан соң сүзне гаепләнүчегә һәм аның адвокатына бирделәр. Антонова тикшерүченең үтенече белән ризалашкан һәм өй арестын яки башка чик кую чарасын таләп итмәгән.

Казанның Идел буе суды Анастасия Антонованы 2025 елның 4 июненә кадәр кулга алырга һәм Тикшерү изоляторына җибәрергә карар чыгарды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100