news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Идел буе районының бер өлешендә тәүлеккә якын су булмаячак

Казанның Идел буе районының бер өлешендә тәүлеккә якын су булмаячак
Фото: © Солтан Исхаков, «Татар-информ»

Татарстан башкаласының Идел буе районының бер өлеше киләсе атнада тәүлеккә якын салкын сусыз калачак. Бу хакта «Водоканал» МУП хәбәр итә.

Вакытлыча уңайсызлыкларның сәбәбе — Рәүис Гәрәев урамындагы суүткәргеч торба участогын үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү челтәрләренә тоташтыру эшләре.

Суны 20 августның иртәнге 9:00 сәгатеннән 21 августның иртәнге 6:00 сәгатенә кадәр сүндерергә планлаштыралар.

Су сүндерү зонасында 21 күпфатирлы һәм 13 шәхси йорт, бер социаль учреждение һәм җиде административ бина бар.

Бу түбәндәге адреслардагы биналарга кагылачак:

  • Азамат ур., 2/1, 3, 4, 5, 5а, 6, 6а, 7 һәм 7а йортлар;
  • Рәүис Гәрәев ур., 58, 62, 76, 78, 78а, 78б, 90 корп. 1, 2, 3 һәм 4 йортлар;
  • Уңыш ур., 1/2 йорт;
  • Ферма-2 ур., 2, 2/1, 2/2, 10, 44, 49, 50, 53, 59, 59/1, 59/2, 74, 74а, 74б, 75, 76, 76а, 78, 79, 79а, 79б, 80, 81, 82, 82а, 83, 84, 85, 90, 98, 98а, 98б һәм 98в йортлар;
  • Ферма шоссесы, 1, 1а, 3а, 3б һәм 39а йортлар;
  • «Дуслык» бакчачылык ширкәте, 63 йорт.

Су автоцистерналары китерү өчен түбәндәге телефон аша мөрәҗәгать итәргә була: 8 (843) 231-62-60.

news_right_1
news_right_2
news_bot