news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Идел буе районында яшәүчеләр бер тәүлеккә сусыз калачак

Казанның Идел буе районында яшәүчеләр бер тәүлеккә сусыз калачак
Фото: © Владимир Васильев, «Татар-информ»

Казанның Идел буе районындагы берничә йортта суны сүндерү көтелә. Бу хакта «Водоканал» предприятиесе хәбәр итте.

Суны сүндерүнең сәбәбе – Көньяк Сәнәгать урамындагы объектның яңа төзелгән суүткәргечен челтәргә тоташтыру эшләрен башкару.

15 майның 09:00 сәгатеннән 16 майның 09:00 сәгатенә кадәр түбәндәге адресларда су булмаячак:

  • Алебастровая урамы, 13, 13 корп.1, 2;
  • Көньяк Сәнәгать урамы, 7, 7/1, 7/2, 10, 10 корп.3, 10а, 10в, 10г, 10д, 10е, 10 лит.А, 11, 11 корп.1, 13, 15, 15 корп.1;
  • Аркылы Отар урамы, 9, 69, 100, 100 корп.1, 3.

10 административ бина сусыз калачак.

Халыкны су белән тәэмин итү өчен автоцистерналар китерү оештырылачак. Су китерү өчен авария-диспетчерлык хезмәте телефонына (231-62-60) мөрәҗәгать итәргә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot