news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Идел буе районында мебель цехында янгын чыккан

Казанның Идел буе районында зур янгын чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, янгын турында хәбәр аларга бүген 13.18 сәгатьтә килгән. Яшь Көч урамында мебель цехында янгын чыккан.

Урында ут белән көрәшүчеләр эшли, янгынны сүндерәләр. Якынча мәгълүматлар буенча, беркем дә зыян күрмәгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot