news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Идел буе районында Айрат Хәйруллин исемендәге парк булдырылачак

Казанның Идел буе районында Газовая урамындагы 7 нче йорт янында Айрат Хәйруллин исемендәге парк барлыкка киләчәк. Бу хакта шәһәрнең торак-коммуналь хуҗалык комитетында сөйләделәр.

Әлеге йортны һәм территорияне төзекләндерү мәсьәләсен шушы йортта яшәүче бер хатын-кыз күтәреп чыга.

«Торак-коммуналь хуҗалык комитеты хәбәр иткәнчә, идарәче компаниядә бу адрес буенча ишегалдын төзекләндерү каралмаган, йортның фасад өлешеннән Айрат Хәйруллин исемендәге парк булдыру планлаштырыла», — дип аңлатма бирделәр Башкарма комитетта.

Исегезгә төшерәбез, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин 2020 елның февралендә Лаеш шәһәре янындагы Куйбышев сусаклагычы бозына Белл-407 вертолетын утырту вакытында һәлак булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot