Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Горький паркында «ФОТО-СУШКА» дигән фотокүргәзмә-бәйге ачылды
Бүген ТР Фотографлар берлеге Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Казан шәһәренең Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында «ФОТО-СУШКА» дип аталган фотобәйге-күргәзмә ачты. Ул бер көн дәвам итәчәк.
«Безнең өчен әлеге фотокүргәзмә-бәйгене үткәрү бик мөһим, чөнки фотографларыбыз иҗатын күрсәтергә яңа мәйданчык, алар үзләрен тамашачыга таныта. Биредә күптөрле жанрларда бик кызыклы фотосурәтләр тәкъдим ителә. Монда балалар фотоларыннан башлап, кыргый табигать сурәтләренә кадәр бар», — диде ТР Фотографлар берлеге рәисе Виктория Шиһапова «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Әңгәмәдәш шулай ук бу фотокүргәзмәнең паркта үткәрелүенең әһәмиятен дә ассызыклады. «Монда фотографларның эшләре белән Казан каласы халкы һәм кунаклар таныша. Әлбәттә, паркта үткәрүебез дә бик әйбәт идея булды. Монда шулкадәр күп кеше күрә фотокүргәзмәне, кызыксыналар», — диде ул.
Гомумән, оештыручылар билгеләвенчә, фотокүргәзмә форматында үткән бәйгегә 300 чамасы эш кабул ителгән. Алар арасыннан 124 фото — 60 метрга сузылган күргәзмәгә эленгән.
Виктория Шиһапова әйтүенчә, халык фотосәнгатькә битараф түгел. «Халкыбыз фотосәнгатьтне ифрат нык ярата, чөнки ул кешегә мәдәни тәрбия һәм күпкырлы үсеш тә бирә», — диде ул.
Программа буенча 17:00 сәгатьтә җиңүчеләрне игълан итү билгеләнгән. Бәйге рәвешендә үткәрелгән күргәзмә «Карап торучының күзләрендә матурлык» дигән тема белән үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз