news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Горький исемендәге паркында 29 декабрь көнне Кыш Бабай резиденциясе ачыла

Казанның Горький исемендәге паркында 29 декабрь көнне Кыш Бабай резиденциясе ачыла. Чара кунаклары өчен бай эчтәлекле күңелле бәйрәм программасы әзерләнә.

Теләге булган һәр кеше остаханәләрдә һәм кышкы гаилә уеннарында, шулай ук Яңа ел ярминкәсендә катнаша алачак. Резиденциядә Кыш бабай белән истәлекле фотога төшәргә һәм аңа Яңа ел теләкләрен әйтергә мөмкин булачак, дип хәбәр итә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе матбугат хезмәте.

Яңа елга багышланган бәйрәм чарасы 16:30 сәгатьтә башлана.

Резиденцияне «Хезмәт резервлары» мәйданчыгы янында күрергә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot