news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Годовиков урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр

Казанның Годовиков урамында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр
Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

Казанда 15 майдан 18 майга кадәр Годовиков урамында транспорт хәрәкәтен чикләячәкләр. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итте.

Чикләүләр җылылык челтәрләрен төзү эшләре белән бәйле. 15-18 майда Яшьләр урамындагы 12 номерлы йорт тирәсендәге юл тулысынча ябылачак.

Шәһәр халкына маршрутларын планлаштырганда вакытлыча үзгәрешләрне исәпкә алырга киңәш иттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot