news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның Гладилов урамында мәдәни мирас объекты барлыкка киләчәк

Казанның Гладилов урамында Алафузов фабрикасының төтен торбасын мәдәни мирас объектларының бердәм реестрына кертергә җыеналар. Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитетының бу хактагы указы ришвәтчелеккә каршы экспертиза уза.

«Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Гладилов урамы, 53 йорт адресы буенча урнашкан «Төтен торбасы» мәдәни мирас объектын төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты сыйфатында Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектларының (тарихи һәм мәдәни ядкарьләренең) бердәм дәүләт реестрына кертергә», – диелә текстта.

Июль ахырында һәйкәлнең тарихи-мәдәни экспертизасы нәтиҗәләре барлыкка килде. Белгечләр әйтүенчә, 1895 елда төзелгән сигез кырлы кирпеч объект мәдәни мирас объекты сыйфатларына ия, шуңа күрә мондый статус алырга мөмкин. Монда корылманың Алафузовларның җитен комбинатына һәм күн заводына нигез салучы күренекле сәнәгатьчеләргә бәйле булуы да сизелерлек роль уйнаган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100