news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре сугышта катнашкан журналистларны искә алды

Казанның гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре сугышта катнашкан журналистларны искә алды
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Татмедиа» АҖ җитәкчеләре Бөек Ватан сугышы фронтларында туган илне саклаган журналистлар һәм полиграфистлар истәлегенә куелган монументка чәчәкләр салды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«Бу – сугышның барышын һәм безнең солдатларның батырлыгын яктыртып кына калмаган, ә үзләре дә бәрелешләрдә катнашкан безнең тармак хезмәткәрләренә хөрмәт билгесе. Хәрби журналистның төп роле – сугышчан иптәшләренең батырлыгы турында сөйләү. Бөек Ватан сугышында җиңүчеләр тирәсендә хөрмәт аурасы формалашкан. Аның барлыкка килүендә журналистларның да өлеше бар», - дип искәртте «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

Медиаменеджерлар фашизмга каршы көрәштә ятып калучыларны монументка кызыл канәферләр кую һәм бер минут тынлык белән искә алды. «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков, «Татмедиа» АҖ филиалы - «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскәров та Җиңүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән геройлар алдында баш иде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Бөек Ватан сугышында Татарстанның 118 язучысы һәм журналисты катнашкан, аларның 30дан артыгы яу кырында ятып калган. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында туган илне саклаган журналистлар һәм полиграфистларга һәйкәл Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм «Идел-Пресс» нәшрияты инициативасы белән Бөек Җиңүнең 65 еллыгы уңаеннан – 2010 елның 9 маенда урнаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100