Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Галиев мәчетендә Мәүлид кичәсе узачак
26 сентябрь көнне кояш баегач, Рабигыль-әүвәл аеның 12нче көнен каршы алып, Казан шәһәренең тарихи Галиев мәчетендә ахшам намазыннан соң Мәүлид ән-Нәби кичәсе үткәреләчәк. Бәйрәмгә Казан имамнары, мөфтият һәм аның карамагында эшләүче оешма җитәкчеләре, мөселман уку йортлары шәкертләре җыелачак. Кичәгә җыелган кунакларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләячәк, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
- «Мәүлид» сүзе гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә «туу» дигәнне аңлата, ә «Мәүлид ән-Нәби» – Пәйгамбәребез Мөхәммәднең с.г.в. дөньяга килүе.
-
2023 елның 15 сентябрендә, кояш баю белән, мөселман календарендә иң күркәм айларның берсе – мөбарәк Мәүлид ән-Нәби аена кердек. Ул Аллаһның соңгы Илчесе, безнең сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. туган ай булу белән истәлекле.
Мәүлид ән-Нәби бәйрәменең күркәм бизәге булып татар мәкаме белән мәшһүр «Мәүлид» касыйдәсен уку торачак. Аны Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзев, Марат Галимов һәм аларның иҗат төркеме башкарачак. Касыйдә госманлы Әүлия Чәләбидән алынган һәм Җәлил хәзрәт Фазлыев тарафыннан эшкәртелгән. Ул узган елны беренче тапкыр Галиев мәчетендә узган Мәүлид кичәсендә яңгыраган иде. Моннан тыш, мәҗлеснең яңалыгы булып Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. нәселеннән булган Сәиддауд Сөенов башкаруында нәшидләр һәм мөнәҗәтләр торачак.
Мәүлидне Рабигыль-әүвәл ае дәвамында үткәрү гадәткә кергән, быел ул милади календарь буенча 15 октябрьдә төгәлләнә. Бу уңайдан Татарстан мәчетләрендә Мәүлид кичәләре узачак – мәҗлесләрдә салаватлар, ягъни Пәйгамбәребезгә с.г.в. мактаулар әйтеләчәк, аның тормыш юлы, күркәм сыйфатлары, пәйгамбәрлек юлы турында вәгазьләр сөйләнәчәк.
27 сентябрьдә Мәүлид ән-Нәби шулай ук Болгарда узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз