news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Габишев урамында юл һәлакәте сәбәпле 4нче маршрут трамвайлары хәрәкәте туктаган

Казанның Габишев урамындагы 11нче йорт каршында трамвай һәм җиңел автомобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. «Метроэлектротранс»та хәбәр итүләренчә, зыян күрүчеләр юк. Якынча мәгълүматлар буенча, юл һәлакәте җиңел автомобильнең йөртүчесе гаебе белән килеп чыккан.

Юлның әлеге участогында 4нче маршрут трамвайларының хәрәкәте туктаган. Урында ЮХИДИ хезмәткәрләре эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot