Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның Фучик урамында торба үткәргеч челтәрләре ватылган
Юлиус Фучик урамы, 76 йорт адресында авария нәтиҗәләрен бетерү эшләре алып барыла. Бу хакта Казан Су каналы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Торба челтәрләре кичә, 4 декабрьдә, ватылган. Белгечләр тиз арада авария урынынына килеп җиткән һәм кирәкле манипуляцияләрне башкарган. Бу ремонт эшләрен су белән тәэмин итүне туктатмыйча дәвам итәргә мөмкинлек биргән.
Авария нәтиҗәләрен бетерү өчен 24/7 режимында эшләүче 20 хезмәткәр һәм биш махсус техника җәлеп ителгән. Ремонт эшләре 6 декабрьдә тәмамланачак, дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз