Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанның Фәйзи урамында 3 яшьлек кызны бәрдергәннәр
Кичә Казанның Фәйзи урамындагы 14 нче йорт каршында 35 яшьлек ВАЗ автомобиле йөртүчесе 3 яшьлек кызны бәрдергән. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул юлны ярамаган урында чыккан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә балигъ булмаган бала медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң медицина учреждениесеннән чыгарылган.
Узган ял көннәрендә 802 машина йөртүче һәм 263 җәяүле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган. Аерым алганда, 162 кеше куркынычсызлык каешларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен, 74 – җәяүлеләргә хәрәкәттә өстенлек бирмәгән өчен, 11 – балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган өчен, 20 – исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән өчен, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлегендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз