news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Елмай» паркында беренче Яңа ел балалар ярминкәсе узачак

Якшәмбе, 4 гыйнварда, «Елмай» паркында беренче Яңа ел балалар ярминкәсе була. Яшь казанлылар үзләрен эшмәкәрләр ролендә сынап карый алачак. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Катнашучылар үзләре бәяләр билгели, уенчыклар сата, китаплар һәм киемнәр белән алмаша алачак. Ярминкә балаларда финанс белеме һәм әйберләргә карата сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлтелгән. Ярминкәдә азык-төлек һәм эчемлекләр сату рөхсәт ителми, дип хәбәр иткән «Елмай» паркы матбугат хезмәте.

Яшь эшмәкәрләр үз образларына бәйрәм элементлары өсти һәм өстәлләрне Яңа ел стилендә бизи ала.

Катнашу өчен сылтама аша теркәлү таләп ителә. Теркәлгән катнашучыларга өстәл һәм урындык бирелә, әмма ярминкәдә үз җиһазларың белән дә катнашырга ярый.

Чара 13:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot