news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Елмай» паркында «Әминә» проекты кысаларында татарча мультфильмнар күрсәттеләр

Казанның «Елмай» паркында «Әминә» проекты кысаларында татарча мультфильмнар күрсәттеләр
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Елмай» балалар паркында Казан мэриясенең «Әминә» проектын тәкъдим итү чарасы узды. Проект «Алтын мөнбәр» кинофестивалендә «Иң яхшы кыскаметражлы милли фильм» номинациясендә җиңү яулаган иде, ул Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Анимацияле роликлар «Татармультфильм» командасы тарафыннан әзерләнгән. Балалар өчен татар телендә күңелле һәм истә калырлык җырларны профессиональ шагыйрь һәм композитор – Резеда Гобәева белән Миләүшә Хәйруллина иҗат иткән. Роликларның төп героинясын — Әминәне «Апуш» татар балалар театр студиясендә шөгыльләнүче Мәликә Бариева укыган.

«Миңа әлеге җырлар бик ошады. Аларны без Миләүшә апа Хәйруллина белән студиядә яздырдык. Роликларны минем дусларым, сыйныфташларым карадылар, барысына да бик ошады. Киләчәктә без тагын төрле җырлар яздырачакбыз», – дип хисләре белән уртаклашты Мәликә.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Әминә» проекты кысаларында барлыгы 32 җырлы ролик чыгару планлаштырыла, шуларның 27се Татарстан Рәисе каршындагы туган телләр комиссиясе ярдәмендә белән эшләнә. Роликлар «Татармультфильм» командасы тарафыннан әзерләнә, студия директоры Азат Ганиев әйтүенчә, киләчәктә роликларны урнаштыру өчен махсус сайт та булдырылачак.

«Тиздән без «Әминә»нең барлык роликларын урнаштырып барыр өчен махсус интернет сайт ачачакбыз. Шулай ук видеороликлар мотивлары буенча «Әминә» китабын чыгару турында да уйлыйбыз. Әлеге проектка бары бик уңышлар гына телибез, бу – безнең балалар өчен бик мөһим юнәлеш», диде ул.

Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100