news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Елга порты янында Зөя утравына юл тоткан теплоход төпкә утырган

Бүген иртән Идел елгасында «Восход-51» теплоходы төпкә утырган. 30 пассажир төялгән судноның Казаннан Зөя утрау-шәһәрлегенә барышы булган. Теплоход порттан чыккан вакытта төпкә утырган.

Судноның зыян күргән урыннары юк, ул башка теплоходларга комачауламый. Аны өскә күтәрү өчен урынга «Москва 160» һәм «Альметьевск» теплоходлары юл тоткан. Хәзер әлеге хәлнең сәбәбен ачыклыйлар, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.

Ведомствоның матбугат хезмәтендә белдерүләренчә, теплоход төпкә утыру аркасында зыян күрүчеләр юк.

news_right_1
news_right_2
news_bot