Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның элеккеге журналисты Корбангалиеваны* читтән торып сигез елга хөкем иттеләр
Икенче Көнбатыш округ хәрби суды журналист Фәридә Корбангалиеваны* читтән торып 8 елга ирегеннән мәхрүм итте. Аны террорчылыкны аклауда һәм пропагандалауда, шулай ук РФ Кораллы көчләре турында фейклар таратуда гаепле дип таптылар, дип яза ТАСС агентлыгы. Икенче фигурантны - Алексей Барановскийны* суд читтән торып 6 елга ирегеннән мәхрүм итте.
Моннан тыш, суд карары нигезендә, Корбангалиева дүрт ел интернет-сайтлар белән идарә итә алмаячак. Процесс гаммәви мәгълүмат чаралары һәм халык өчен ачык режимда узды.
Фәридә Корбангалиева* 2007-2014 елларда «Россия 1» телеканалында «Вести» тапшыруын алып баручыларның берсе иде. Элегрәк ул Татарстанда төбәк телевидениесендә эшләде.
Гаммәви мәгълүмат чаралары язуынча, 2022 елда ул Россиядән китте һәм хәзер Прагада яши, анда Россия хакимиятен тәнкыйтьли торган оппозицион YouTube-канал алып бара.
*Россиядә чит ил агенты дип танылган һәм террорчылар исемлегенә кертелгән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз