Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның дүрт мөгаллиме укучыларының олимпиадаларда ирешкән уңышлары өчен грант алачак
Казанның дүрт укытучысы республика һәм халыкара дәрәҗәдәге туган (татар) тел һәм әдәбият олимпиадалары җиңүчеләрен һәм бүләкләнүчеләрен әзерләгән өчен грантларга лаек булган. Берничә ел эчендә алар әзерләгән укучылар арасында әлеге фәннәр буенча олимпиадаларда кимендә бишесе уңышлы чыгыш ясаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте шәһәр Мәгариф идарәсенә сылтама белән хәбәр итә.
Бәйгедә Татарстаннан барлыгы 37 остаз катнашкан. Алар арасыннан 13 җиңүче билгеләнгән. Казанда грантларны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия укытучысы Тәнзилә Камалова, 27нче гимназия педагогы Гөлгенә Нурмиева, шулай ук «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбе мөгаллимнәре Рамил Ханнанов һәм Раилә Хөснетдинова алачак.
Искәртеп узабыз, Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча Казан мәктәпләре укучылары бу уку елында Татарстан укучылары яулаган барлык медальләрнең 64 процентына ия булган. Шәһәрнең 12 укучысы, Россия җыелма командасы составына кереп, халыкара олимпиадаларда өч алтын, сигез көмеш һәм өч бронза медальгә лаек булган.
Элегрәк Казанның биш остазы Россия Мәдәният министрлыгы тарафыннан оештырылган музыка сәнгате өлкәсендәге иң яхшы укытучыларга премияләр бирү бәйгесе җиңүчеләре исемлегенә керүе турында хәбәр ителгән иде. Бәйге комиссиясенә Россия Федерациясендәге 78 субъектның белем бирү оешмаларыннан 614 гариза килгән. 514 укытучыга катнашу хокукы бирелгән, ә быел илнең 54 төбәгеннән 150 мөгаллим җиңүче булган.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз