Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның дүрт гаиләсе шәҗәрә фестивалендә шәһәр данын яклап чыгыш ясады
Бүген Казанда гаилә кыйммәтләрен саклауга багышланган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы – Тарихта без эзлебез» фестиваленең зона этабы узды. Шәһәр данын яклап чарада дүрт Казан гаиләсе – муниципаль этапта җиңүчеләр катнашты. Фестиваль Юдино бистәсендәге Тимерюлчылар мәдәният йортында үткәрелде.
Сәхнәдә бүген Галәвиев‑Вафиннар, Маннановлар, Федоровлар һәм Хәйретдинов-Закировлар гаиләсе чыгыш ясады. Зона этабында алар шәҗәрә агачын тәкъдим итте, гаилә ядкарьләрен күрсәтте, шулай ук үз нәселенең тарихын сөйләде.
Зона этабы йомгаклары буенча беренче урынга Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарыннан Маннановлар гаиләсе лаек булган. Аларга 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк тапшырылган. Хәзер гаилә фестивальнең республика этабында Казан данын яклап чыгыш ясаячак.
Вахитов һәм Идел буе районнарыннан Галәвиев-Вафиннар гаиләсенә икенче урын һәм 80 мең сум акча бирелгән. Өченче урын һәм 60 мең сумлык бүләк Киров һәм Мәскәү районнарыннан Федоровлар гаиләсенә тапшырылган.
Хәйретдинов-Закировлар гаиләсенә Казан Башкарма комитетыннан шулай ук 30 мең сум күләмендә сертификат тапшырылды, дип хәбәр итә Муниципаль архив идарәсе.
Фестиваль гаиләдәге гореф-гадәтләрне саклауга, буыннар арасындагы бәйләнешне ныгытуга һәм үз нәселеңнен тарихын өйрәнү белән кызыксынуны популярлаштыруга юнәлдерелгән.
Әлеге проект илкүләм «Гаилә» проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз