Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның ЦУМ сәүдә үзәге төзекләндерү эшләренә 30 сентябрьдән ябыла

«Казан ЦУМ» сәүдә үзәге бу атнада эшен туктата.
«30 сентябрьдән «ЦУМ» эшләмәячәк. Ул реконструкциягә ябыла», – дип хәбәр иттеләр сәүдә үзәгеннән «Татар-информ»га.
Агентлыкка билгеле булганча, хәзерге вакытта бинаны файдалану концепциясе эшләнә, киләчәктә анда һөнәрчелек үзәге булыр дип фаразлана.
Исегезгә төшерәбез, үзәкне булдыру идеясе Татарстан Рәисе карамагындагы Мәдәният һәм сәнгать советы утырышында барлыкка килгән. Рөстәм Миңнеханов Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк, КАМАЗ янындагы «Мастер» Кама индустриаль паркы яки «Химград» үрнәгендә халык сәнгать кәсепләре осталары өчен индустриаль парк булдырырга тәкъдим итте.
«Безгә һөнәрчеләр, кулы белән эшләүчеләр, нәрсәдер булдыра белүчеләргә шартлар тудыру өчен шундый мәйданчык кирәк. Һөнәрчеләр эшләячәк бер мәйданчыкта алар бер-берсеннән өйрәнә, бер-берсен стимуллаштыра алачак. Шунда ук продукцияне үзәкләштерелгән итеп сатуны оештырырга мөмкин. Хыялыбызның тормышка ашачагына ышанам. Без хәзер берничә вариант эзлибез», – дигән иде ул вакытта Миңнеханов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз