news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның «Черек күл» паркындагы шугалакта тиз танышу кичәсе була

Казанның «Черек күл» паркындагы шугалакта 19 гыйнварда тиз танышу кичәсе узачак. Теләге булган һәркем, яшенә һәм җенесенә карамастан, кушыла ала. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итте.

Башта катнашучыларны икешәр кешелек төркемнәргә бүләчәкләр. Һәр парга аралашу өчен бер әйләнеш каралган, шуннан соң иптәшеңне алыштырырга кирәк.

Ахырда казанлылар аралашуны дәвам итәргә теләгән әңгәмәдәшләренең исемнәрен җибәрә ала. Туры килсә, оештыручылар контактларын бирәчәк, дип хәбәр итә шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Тиз танышу кичәсе 18:30 сәгатьтә башлана. Катнашу өчен сылтама буенча теркәлергә кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot