Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак салкыннар башланганчы ябык була
Чәршәмбе, 8 гыйнварда, 14: 30 сәгатьтә «Черек күл»дәге шугалак, шулай ук прокат пункты ябылды. «Боз мәйданчыгы» эшләмәячәк. Бу хакта Татарстан башкаласының Парклар һәм скверлар дирекциясендә хәбәр иттеләр.
Дирекция хезмәткәрләре сөйләгәнчә, «шугалак һәм прокат пункты салкыннар башланганчы ябык булачак». Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бүген шәһәрдә һава температурасы +1 градустан югары күтәрелде.
Элегрәк «Черек күл»дәге шугалакны Яңа ел бәйрәмнәре вакытында берничә тапкыр япканнар иде. Хезмәткәрләр сүзләренчә, алар «бозның торышын игътибар белән күзәткән» һәм кунаклар шуу өчен бу урынга килә алсынга мөмкин булганның барысын да эшләгәннәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз