Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның «Черек күл» паркындагы шугалак 30 гыйнварга кадәр ябылды
Черек күл» паркындагы шугалак һәм прокат пункты 28-30 гыйнварда килүчеләр өчен ябык булачак. Чиклөүләр һава торышы шартлары начар булу сәбәпле кертелгән. Бу хакта Казан шәһәре мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Парклар һәм скверлар дирекциясе шәһәр халкын кар чистарту эшләре төгәлләнгәнче бозга чыкмаска чакыра.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, ТР башкаласында парк һәм скверларда урнаштырылган яңа ел конструкцияләрен сүтү эшләре башланды. Җәмәгать киңлекләрендәге бәйрәм бизәлешен якындагы ике атнада тулысынча алып куярга планлаштыралар. «Черек күл» паркы гына искәрмә булачак. Биредә яңа ел декорацияләре шәһәр халкын шугалак сезоны тәмамланганчы сөендерәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз