Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанның БРИКС саммитына әзерлеген тикшерәләр - шәһәргә оештыру комитеты әгъзалары килә
15 октябрьдә Казанга БРИКСта Россия рәислеген әзерләү һәм тәэмин итү буенча оештыру комитеты әгъзалары килә. Шәһәрнең саммитка әзерлеген тикшерәчәкләр. Бу хакта ТАСС комитет рәисе — Россия Президенты ярдәмчесе Юрий Ушаковка сылтама белән хәбәр итә.
«Оештыру комитеты әгъзалары Казанга БРИКС саммитына әзерлек барышын тикшереп тору өчен килеп тора, һәм ачылу алдыннан без тагын бер тапкыр 15 октябрьдә Казанга киләбез һәм анда барысы да ачылу өчен әзер булуына ышанабыз», - дип билгеләп үтте ул.
Ушаков билгеләп үткәнчә, оештыру комитеты 2024 ел башыннан бирле эшли, шул исәптән Татарстан һәм Казан җитәкчелеге белән «иң тыгыз эшлекле багланышларда». Сүзен йомгаклап, ул Татарстан Республикасы башкаласының төрле зур чаралар уздыруда бай тәҗрибәсе булуын искәртте.
Искәртик, БРИКС саммиты Казанда 2024 елның 22-24 октябрендә уза. Бу көннәрдә шәһәрдә 20 меңнән артык кунак көтелә.
Ушаков сүзләренчә, саммитта 24 дәүләт вәкиллекнең югары дәрәҗәсендә , тагын сигезе икенче яки өченче затлар тарафыннан тәкъдим ителәчәк. Вакыйгада барлыгы 32 ил катнашыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз