news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанның Борисково бистәсендә сабый белән хатын-кызны машина бәрдергән, алар хастаханәдә

Бүген Казанның Борисково бистәсендә кечкенә сабый белән хатын-кызны машина бәрдергән. Агентлык мәгълүматлары буенча, балага алты ай.

«Татар-информ»га шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, юл-патруль хезмәте инспекторлары килеп җиткәндә хатын-кызны бик авыр хәлдә ашыгыч ярдәм табиблары алып киткән булган.

Хәзерге вакытта урында Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эшли. Һәлакәтнең шартлары ачыклана.

news_right_1
news_right_2
news_bot