news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Бишбалта» иске татар зиратына өмәгә чакыралар

Казанның Киров районында «Бишбалта» иске татар зиратында өмә узган. Борынгы зиратта агачларны кискәннәр, каберлекләрне тәртипкә китергәннәр. Әмма башкарасы эшләр күп әле. Бу хакта социаль челтәрдә хәбәр ителә.

«Бүген 16 гасырда ачылган иске татар зиратында яхшы эшләдек. Ул – безнең тарих һәм мирас. Үткән белән киләчәк бәйле. Вандаллар аны җимерергә теләгән. Без сезнең ярдәм белән капкасын алыштырырга телибез. Биредә шейхләр, остазлар җирләнгән. Бәлки сезнең бабаларыгыз да биредәдер. Чираттагы өмәдә катнашырга һәм безгә ярдәм итәргә теләүчеләр булса элемтәгә чыгыгыз», – дип сөйли өмәне оештыручының берсе.

«Киләчәккә ышаныч белән» хәйрия фонды, җәмәгатьчелек вәкилләре, бу районда яшәүчеләр өмәгә чыкты. Нинди диннән булуга карамастан, зиратны карап тору зарур. Зиратны чиста тотарга, сакларга, безнең тарихны традицияләрне яшь буынга сак тапшырырга кирәк», – дип сөйли өмәдә катнашучыларның берсе.

Өмәдә катнашучылар Казансу ярында пылау белән сыйланган һәм күмәк намаз укыган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100